«Толерантлык: төрле дөньялар»: аралашу сәгате (12+)

17 ноябрь көнне 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен Халыкара толерантлык көне уңаеннан  «Толерантлык: төрле дөньялар» дигән аралашу сәгате уздырды. 
«Толерантлык – ул бер-берсенә охшаш булмаган кешеләр һәм идеяләр дөньясында яшәү сәнгате» – А.Г.Асмоловның әлеге эпиграфы яшүсмерләр белән түземлелек, яхшылык һәм мәрхәмәтлелек турында мәсьәләләр буенча фикер алышуны башлау өчен ачкыч булды. Балалар «толерантлык» төшенчәсенең актуальлеге һәм хәзерге заманда аның күп мәгънәгә ия булу сәбәпләренең үз карашларын тәкъдим итте.  Әңгәиә моббинг һәм буллинг проблемаларына да кагылды. Аларның үзенчәлеге бүгенге мәктәпләрдә корбанның чынбарлыкта гына түгел, ә онлайнда да эзәрлекләнүендә, чөнки аралашуның күп өлеше социаль челтәрләрдә бара. Шулай итеп, үз-үзең һәм башкалар белән дус-тату булып яши белү – замана мәктәп укучыларының актуаль мәсьәләсе. Чара азагында матур әдәбият әсәрләрендә толерантлык темасын яктыртучы китапларга күзәтү тәкъдим ителде. 

Поделиться: